Балтачның «Наз» үзәгендә Халыкара гаилә көне уткәрелде

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Балтачның «Наз» үзәгендә ялгыз һәм ялгыз яшәүче парларны котлау матур традициягә әверелде. 15 май - Халыкара гаилә көне булып билгеләп үтелә. Ял көннәрендә социаль хезмәткәрләр «Наз» үзәгендә карамакта торучы өлкәннәрне котладылар, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, тәмле камыр ризыклары белән чәй эчерттеләр. Игътибар күрсәткәннәре өчен өлкәннәр рәхмәт белдерделәр, гаилә – һәр кеше өчен төп байлык, ышанычлы тыл һәм таяныч диделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International