Балтач районы басуларында уракка төштеләр.

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Районыбыз басуларында терлек азыгы әзерләү белән беррәттән уракка төшеп,   көзге бодайны уруга керештеләр.  Беренчеләрдән булып,  “Уңыш” җәмгыяте  бодайны турыдан-туры суга башлады.   Шулай ук “Кама”,  “Якты юл” хуҗалыкларында да нәтиҗәле генә эш күрсәтәләр. “Кама”лылар уракка 18 июльдә үк төштеләр, алар гектарыннан –  35, ә “Якты юл” да 38,5 центнер уңыш алалар.  “Яңа тормыш” җәмгыяте  кырларында  10 гектар мәйданда бодай теземнәргә салынган. Ә Тимирязев исемендәге җәмгыять исә бүген , ягъни 20 июль көнне көзге бодайны уруга кереште.  Борчакны теземнәргә сала башлады. “Маяк” җәмгыятенең  дә   бүген уракка төшкән көне. Беренче генә көн булса да, тулы куәткә эшләп, бодайны турыдан-туры суктырып, 80 гектар мәйданда эш башкарырга өлгергәннәр. “Әлегә гектарыннан 30 центнер чамасы уңыш чыкты”,– ди җәмгыять җитәкчесе Хәлил  Хаҗиев.

Алдагы көннәрдә синоптиклар һава торышының үзгәрүен, яңгырлар яву ихтималын хәбәр итәләр. Җәйге вакытның кадерен белеп, эшне дөрес  оештырып калырга кирәк.  Урып-җыю чорында  һәр минут исәптә. “Җәйнең бер көне елны туендыра”, дип юкка гына әйтмәгән бит борынгылар. Әнә комбайннар ашлык суктыра, йөк машиналары бер-бер артлы икмәкне амбарларга ташып тора... Шуңа да һәр хезмәткәр  үз урынында кадерле.  Техникаларның  да төзек булуы шарт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International