Авыл җирлекләрендә башкарылган һәм планда булган эшләр бихисап. Ләкин шул ук вакытта җитешсезлекләр дә юк түгел. Мәсәлән, чисталык мәсъләсе. Тирә-якка игътибарны киметмәсәк, чисталыкны сакласак иде. Үзебез яши торган территориянең төзеклеге һәм пөхтәлеге хакында һәр атна саен район башкарма комитетының утырышлар залында уза торган киңәшмәдә телгә алына.
Чисталыкка бервакытта да битараф калып булмый. Җәй айларында тирә-якның матурлыгы һәм чисталыгы бигрәк тә күзгә ташлана. Язын шытып чыккан яшел хәтфә үләннәрнең яме китте, картая башладылар. Әрекмән, әрем, алабута кебек үсемлекләрнең , дөресрәге чүп үләннәренең, йорт тирәләрен, капка төпләрен, оешма-учреждение яннарын “бизәп” торуы күңелле түгел. Иң беренче чиратта игътибарны юл буйлары, тукталыш яннары җәлеп итә.
Районыбыз җирлегендә авыл җирлеге карамагындагы олы юл буйлары һәм авыл урамнары тиешенчә чистартылып бетми. Чүп үләне тиз үсә, кыска вакыт аралыгында койма буе булырга мөмкин. Шуның өчен аларны чабып тору кирәк.