17 июль - якшәмбе көнне Бөрбаш авылында мөселман балалар Сабан туе узачак. Быел ул тугызынчы тапкыр үткәрелә. Сабан туена районыбыз балалары гына түгел, Татарстаннан һәм күрше-тирә төбәкләрдән дә мөселман балалары җыелачак. Алар өчен төрле конкурс һәм викториналар, милли бәйгеләр оештырылачак. Балаларны шулай ук сый-хөрмәт һәм кыйммәтле бүләкләр дә көтә.
Хөрмәтле райондашлар, Сабантуйга рәхим итегез! Бәйрәм сәгать 10.00 да башлана.