Бүген – 7 июль көнне ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Балтачта булды. Аның катнашында Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы проектларын тәкъдим итү чарасы үтте.
Татарстан вице-премьеры сәфәренең төп максаты – район активы, җитәкчеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, дин әһелләре белән очрашып, район халкына Кремль территориясендә Казан Изге Ана соборын торгызу һәм изге Болгар җирендә Болгар ислам академиясен төзү проектларын тәкъдим итү. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары халыкны мөселманнар өчен мәгариф учреждениесе төзүгә һәм православие дине өчен иң изге булган соборны яңартуда үз өлешләрен кертергә чакырды. Халыкка әлеге тарихи объектларның проектын тәкъдим итеп, презентацияләр күрсәтте.
– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткән елның 4 ноябрендә – Халыклар бердәмлеге көнендә «Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу турында»гы Указларга кул куйды. Бу ике тарихи объект халык акчасына торгызылачак дип хупланды. Әлеге Указны имзалаганнан соң хәйрия фонды төзелде. Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу ул – тарихи гаделлекне кайтару. Бу тарихи корылмаларны яңадан булдыру республика өчен зур казаныш, зур вакыйга булачак. Татарстан ул – дус, бердәм, тату гаилә. Татарстан Республикасының икътисадының бүгенге үсеше, уңышы, югары баскычларда тора алуы һәрвакыт дөрес юл сайлавында. Шуның өчен дә Рәсәйкүләмендә башка субъектларга безнең Татарстанны үрнәк итеп күрсәтәләр. Татарстан җирендә элек-электән ике дин, төрле милләт вәкилләре дустанә мөнәсәбәттә яшәгән. Бүген дә төрле милләт вәкилләре арасында татулык хөкем сөрә. Бу горурлык һәм рухи байлыгыбыз. Элек заманнарда ук беренче мәгърифәт учагы Бөек Болгарда булган. Әлеге изге эшләр, тарихыбызны барлау, милләтләр үзара тату яшәп, рухи кыйммәтләрне сакларга тиеш. Әлеге тарихи урыннар да яңартылган Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге кебек, Татарстан халкы өчен мөһим. Халык ярдәме белән тарихи объектларны торгызуда бай тәҗрибәбез бар. 2005 елда халык ярдәме белән Казанның меңъеллыгына башкалада зур төзелешләр барды һәм Кремль территориясендә Кол Шәриф мәчете сафка басты. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән булдырылган “Яңарыш“ фондының Болгарны һәм Свияжскины торгызуда әһәмияте әйтеп бетергесез зур. “Яңарыш” хәйрия фонды 2010 елда булдырылган иде. Әлеге игелекле эшкә аеруча зур ярдәм күрсәтүчеләрне махсус хәйрия китаплары белән бүләкләү матур традициягә әйләнде. Китапның алты томы дөнья күрде, анда кырык сигез меңнән артык хәйрияченең исеме урын алган. Ярдәм иткәнсез икән, ул тарихи җирлекләрне барып күрергә сезнең хакыгыз да бар. Елда 365 көн, шулай да бер көн табып, изге җирләрне, тарихи һәйкәлләрне барып күреп кайтуга багышларга була. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз үз тарихын, үткән юлын белеп, горурланып үсәргә тиеш. Гасырлардан килгән тарихыбызны без сакларга, киләчәк буынга җиткерергә тиешбез, – дип билгеләп үтте Васил Габтелгаязович Шәйхразиев.
Васил Шәйхразиев үзенең чыгышында бу эштә иганәчелек ярдәме күрсәткәннәргә һәм булышучыларга рәхмәт белдерде.
Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу да фәкать халык акчаларына гына башкарылачак. 21 май – Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән көндә академия төзеләчәк урында нигез ташы салынды. Аны 2017 елның 1 сентябренә ачу планлаштырыла. Ә июльнең 21ендә Казан Изге Ана иконасы соборына нигез ташы салыначак, ул Казан Богородица монастыре территориясендә төзелә. 21 июль Казан Изге Ана иконасы пәйда булган көн санала.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин да
– Балтач районы җирлегендә Татарстан Президенты тарафыннан хупланган программалар тормышка ашырылып килә, мәктәпләр, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык һәм ветеринария пунктлары, күпфункцияле үзәкләр һәм башка объектлар төзелә. Бер сүз белән әйткәндә, район халкының тормыш шартлары, яшәү рәвеше уңайлыгы өчен барысы да эшләнә. Шуңа да, җавап итеп, әлеге изге эштә районыбыз халкы читтә калмас дип ышаныч белән әйтә алам. Бу гамәлләребез безнең өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә кирәк. Район оешма-предприятиеләре изге эшкә үз өлешен кертә башлады инде. Беренчеләрдән булып район Советы, район башкарма комитеты, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективлары фонд счетына бер көнлек хезмәт хакын күчерде. Башкалар да игелекле эштән читтә калмас, дип өметләнәбез. Шулай ук Ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу кебек изге эшләрдә районның дин әһелләре дә ярдәм күрсәтер дип ышанабыз. Әлеге тарихи объектларның төзелүенә һәркем үзеннән өлеш кертә ала, – дип белдерде.
Шулай ук
Танылган дин әһеле, Татарстан Республикасының Диния Нәзарәте баш казые, Балтач районының баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Чепья урта мәктәбе директоры Тәлгать Нурмиев чыгышлары да күпмилләтле районыбыз халкын әлеге изге эшләргә бердәм булып катнашырга өндәде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев: “1980 еллар башында мәчетләр салу, дингә кире кайту турында уйларга да курка идек. Бүген исә мәчет, мәдрәләр салу, дини белем алу яшәү рәвешебезгә әверелде. Халкыбыз, бигрәк тә яшь буын иманга кайта. Без аның кирәк икәнен тоя башладык. Бар нәрсә дә тәкъдир тарафыннан языла. Балтач үзәгендә ике мәчет эшләп килде. Күптән түгел өч катлы, мәдрәсәсе булган яңа өченче мәчет ачылды. Дүртенчесенә нигез ташлары салынды. Үзәк мәчеткә янкорма итеп мәдрәсә төзелде. Республикакүләм изге гамәлләргә дә актив катнашырбыз. Сәдака бирү – саваплы гамәл ул. Бердәм булганда бу изге эшләрне башкарып чыгарбыз”, – диде.
Тәлгать Нурмиев күпмилләтле мәктәп директоры буларак, укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә тарихи ядкарьләрнең роле зур булуга басым ясады. “Удмурт, рус, мари, татар һәм башка милләт балалары бердәм булып, бер мәктәптә белем алалар. Заманында Бөек Ватан сугышы ветераны, укытучы Гарифҗан Галиев җитәкчелегендә укучылар тырышлыгы белән мәктәп музее булдырылган иде. Хәзерге көндә ул “Халыклар дуслыгы” исеме белән дәүләт музее дәрәҗәсенә күтәрелде. Чепья авылында район халкы һәм оешма-учреждениеләр тырышлыгы белән чиркәүне төзекләндереп чыга алдык”, дип авыл җирлеге өчен генә түгел, ә район һәм республикакүләм әһәмияте зур булган милләтләр дуслыгын ассызыклады.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин яңгыраган чыгышларны хуплап, теләктәшлек белдереп, “Изге эштән балтачлылар да читтә калмас, бергә-бердәм булыйк!” дип ышандырды.