Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлеге гражданнарга түбәндәге дәүләт хезмәтләрен күрсәтә:
1) мәгълүмати-белешмә эше линиясе буенча:
– хөкемгә тартылу (тартылмау) һәм (яки) төрле җинаять очрагы яисә җинаятьне туктату турында белешмәләр бирү.
2) лицензия һәм рөхсәт эшләре линиясе буенча:
– шәхси каравылчы таныклыгын бирү;
– ау яки спорт өчен утлы корал һәм аңа патроннар алу өчен лицензия бирү;
– утлы корал, аңа патроннар алу өчен лицензия һәм рөхсәт кәгазе бирү яки озынайту.
3) ихтиярый рәвештә бармак эзен алу буенча теркәү үткәрү.
Россия эчке эшләр министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган барлык төр хезмәтне алу өчен гражданнар Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар, адресы: 422250, Татарстан Республикасы, Балтач районы, п.г.т. Балтач, Ленин ур., 58 йорт, тел.(8-84368) 2-51-43, (8-843-)-2912-918, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының "кайнар линия" телефоны – (843) 221-20-02, шулай ук Интернет-портал аша www.gosuslugi.ru. Әлеге хезмәтләр түләүсез.
Татарстан Республикасы, Балтач районы, п.г.т. Балтач, Булатов урамы, 24/2 йортта урнашкан күпфункцияле үзәктә (МФЦ) гражданнарга хөкемгә тартылу (тартылмау) һәм (яки) җинаять очрагы теркәлү яисә туктату турында белешмә алу буенча дәүләт хезмәте күрсәтелә.
Нинди документлар сорала: гариза язу өчен РФ гражданиның паспорты, электрон рәвештә гариза биргәндә СНИЛС та кирәк була.
Россия Федерациясе Президентының 7 май, 2012 ел, № 601 "Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында" указы нигезендә билгеләнгән эш күрсәткечләрен активлаштыру максатыннан, www.gosuslugi.ru. Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гражданнарның шәхси кабинет эшен оештыру турында тиешле аңлату үткәрелә, шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән хезмәтләрне электрон рәвештә алу мөмкинлеге бирелә.
Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илдар Усманов