Балтачта Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе старт ала. 

2016 елның 24 июне, җомга

Балтачта Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе старт ала. 

23 июнь көнне район башкарма комитеты бинасының утырышлар залында видео режимда узган конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясенең әзерлеге хакында игълан итте. “Авыл хуҗалыгы исәбен алу эшләре рәсми рәвештә 1 июльдән башланып китәргә тиеш булса да, урыннарда әзерлек эшләре күптәннән бара. Шул рәвешле, иртәгә – 24 июнь көнне исәпкә алу кампаниясен башлап җибәрергә. 15 августка кадәр дәвам итәчәк бу чара авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләрнең киләчәген ачыклау өчен хәлиткеч бер адым булыр дигән өмет бар. Исәпкә алу нәтиҗәсе буенча авыл хуҗалыгының реаль хәле ачыкланып, киләчәктә үсеш юллары билгеләнәчәк”, - дип белдерде министр.
Әзерлек эшләренә килгәндә, республика районнарында, авыл җирлекләрендә исәпкә алучылар барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Исәп алучылар аерылып күренеп торачаклар, аларга махсус кием-салым, баш киеме, портфель бирелә. Үткән исәпкә алудан аермалы буларак, монысында мәгълүматлар кәгазьгә түгел, ә электрон формада тупланачак, ягъни исәпкә алучылар планшет тотып йөриячәк. Алар исә махсус программалар белән тәэмин ителгән. Әзерлек эшләре барышында интерактив өйрәнүләр, гамәли дәресләр, сорау-җавапларның электрон базасыннан һәм башка төрле ярдәм чараларыннан файдалану мөмкинлеге булдырылган. Исәпкә алучыларның һәркайсына үз участогы билгеләнә. 

Әлеге мәсьәләр хакында видеоконференциядән соң район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелендә киңәшмә үткәрелде. Авыл җирлеге башлыклары үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар. 
Дәүләт статистикасы бүлегенең баш белгеч-эксперты Лилия Закирова үз чыгышында районда барачак кампаниянең эшчәнлеге белән таныштырып үтте. 

– Районда исәп алуга әзерләнү һәм үткәрүдә ярдәм итү өчен эшче төркем төзелде. Штаттан тыш 3 участокта: Чепья, Иске Салавыч авылларында һәм Балтач бистәсендә исәп алу инструкторлары эшләячәк. Аларның һәркайсына 7 шәр участок беркетелгән. Һәр участокның үз инструкторы һәм 7 исәп алучысы булачак. Бер исәпкә алучыга 460 авыл хуҗалыгы объекты туры килә.
Исәп алучының максаты: авылдагы демографик хәлне, халыкның мәшгульлеген ачыклау, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, аларның структурасы, сугарыла торган җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, терлек һәм кош-корт, авыл хуҗалыгы машиналары, техника һәм башкалар турында мәгълүмат туплау. Барлык җыелган мәгьлүматлар да сер итеп сакланачак. Бистәдә 957, ә район буенча барлыгы 9733 хуҗалык исәп алу объекты булып торачак. 
Исәп алу 8 категория буенча үткәреләчәк:
- авыл хуҗалыгы оешмалары;
- микро предприятиеләр;
- крестьян фермер хуҗалыклары;
- эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы белән бәйле булган шәхси эшмәкәрләр;
- эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле булмаган предприятиеләрнең ярдәмчел авыл хуҗалыгы оешмалары;
- коммерцияле булмаган бакча берләшмәләре;
- авыл җирендә терлек асраучы һәм шәхси ярдәмчел хуҗалык алып бару, торак төзү өчен җир участоклары булган гражданнар;
- Балтач бистәсендә терлек асраучы һәм шәхси ярдәмчел хуҗалык алып бару, торак төзү өчен җир участоклары булган гражданнар сайланма рәвештә генә башкарылачак, – дип белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International