11 нче апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә районда яшәүче 1-4сыйныфларда укучы китап укучылар арасында барган “Оныкларың, Тукай, бүген сине укый” исемле рәсем бәйгесенә (“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында) нәтиҗә ясалды. Балалар Г. Тукайның шигырьләрен укып, сүрәтләргә тиеш иделәр. Китап укучыларыбыз күбрәк шагыйребезнең “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кышкы кич” шигырьләренә игътибар биргәннәр.Бәйгедә барлыгы 55 бала катнашып, икенче турга 31 иҗади эш килде. Жюри комиссиясе (Балтач Сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать классы укытучысы Васинкина И.Г., Балтач АҮК директоры Зарипова Р.М., БАҮК методисты Шакирҗанова Л.Г.) бәйгегә килгән иҗади эшләр белән танышканнан соң түбәндәге нәтиҗәгә килде:
1 урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач гимназиясенең 3А сыйныфында белем алучыЮнусова Камиләнең Г.Тукайның “Ялкау маэмай” шигыре буенча ясалган рәсеменә (җитәкчесе Магъсумова Л.С.)тәкъдим ителде..
2 урынны Карадуган авыл китапханәсе китап укучысы, Карадуган гимназиясенең 3сыйныф укучысы Хөсәенова Айзилә (Г. Тукайның “Сөткә төшкән тычкан” шигыре) (җитәкчесе Мубаракшина Ф.Г.) белән Ярак-Чурма авыл китапханәсеннән Ярак-Чурма башлангыч мәктәбенең 2сыйныф укучысы Емельянова Аня (Г. Тукайның “Кышкы кич” шигыре) (җитәкчесе Матвеева М.П.) бүлештеләр.
3 урынга Сәрдек авыл китапханәсе китап укучысы, Сәрдек башлангыч мәктәбе-балалар бакчасының 2 сыйныф укучысыХакимов Илсаф(Тукай шигырьләренә композиция) (җитәкчесе Сираҗиева Н.Р.) һәм Урта Көшкәт авыл китапханәсе китап укучысы, Урта Көшкәт урта мәктәбенең 1сыйныф укучысы Евдокимов Филипп (Г. Тукайның “Бала белән Күбәләк) (җитәкчесе Евдокимова Г.Б.) иҗади эшләре лаек дип табылды.
Ә кызыксындыру призына Карек-Серма авыл китапханәсе китап укучысы, Урта Көшкәт урта мәктәбенең2 сыйныф укучысы Иванова Аринаның “Кечкенә музыкант” шигыренә (җитәкчесе Асакова Л.А.), Борнак авыл китапханәсеннән, Борнак башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Вилисова Александраның “Туган авыл” шигыренә (җитәкчесе Муллагалиева Г.Л.) һәм Көек авыл китапханәсеннән, Норма урта мәктәбенең 1Б сыйныф укучысы Галиев Фәннүрнең “Гали белән Кәҗә” шигыренә ясалган эшләре (җитәкчесе Ильязова З.Р.) тәкъдим ителде.
Китап укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы бәйгеләрдә катнашырга да чакырып калабыз.