Район мәгариф ветераннары Бөрбаш урта мәктәбендә

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
Август киңәшмәсе кысаларында район мәгариф ветераннары Бөрбаш урта мәктәбе белән танышты. Әлеге мәктәп районда барлык таләпләргә дә туры килә торган бинасы белән горурлана ала. Ветераннарны бик җылы каршы алдылар. Директор Гүзәл Галимулловна  кунакларга мәктәп буенча кызыклы экскурсия оештырды. Мәктәп бинасы ветераннарда бик зур тәэсир калдырды. Алар мәктәп коллективына җылы теләкләр теләп, пленар утырышта катнашырга Балтач Мәдәният үзәгенә юл алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International