Балтач җирлегендә яшәүче Гыйззәтбану Абдулла кызы Шәйхетдиновага 15 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирзянов, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нурия Зарипова, җаваплылыгы чикләнгән «Кара-куль» җәмгыяте директоры Фирдәүсә Фәрхетдиновалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм шәһәр җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Гыйззэтбану апа сугыш чорында Сосна авылында почта ташучы булып, 1946 елдан 33 ел меховойда эшли. Бугенге көндә улы Рәис, килене Рәйсә тәрбиясендә 5 оныкка кадерле әби булып яши.