Агымдагы елның 13 август көнне «СМУ» микрорайонының балалар майданчыгында «Факел» яшьүсмерләр клубы хезмәткәрләре тарафыннан «Дус ишек алды» проекты кысаларында асфальт өстендә рәсемнәр ясау буенча «Күңелле балачак мизгелләре» дип аталган конкурс үткәрелде. Чарада 15-тән артык бала катнашты.
Конкурс барышында хәттә сабый балалар да үз-үзләрен рәссам буларак сынап карый алдылар. Барлык чарада катнашкан балалар да бик кызыксынап үзләренең яраткан рәсемнәрен ясадылар Һәрберсе үзенең талантын күрсәтергә тырышты. Бу көнне асфальт өстендә туган барлык рәсемнәр дә бик матур булып чыкты һәм бу матур чарада катнашкан балалар үз эшләреннән канәгать булып калдылар.