Юридик бүлек хәбәр итә

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
 

Әлеге приказ нигезендә 2014/2015 уку елына расланган югары белем программалары (бакалавриат, специалитет, магистратура) буенча укырга керү Тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

Югары уку йортына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга  кергәндә  югары уку йортының үзе билгеләгән имтиханнар һәм (яисә) Бердәм Дәүләт Имтиханнары (БДИ) нәтиҗәләре буенча керегә мөмкин.

Укырга керүчеләр үз теләге белән югары уку йортының үзе билгеләгән сынауларны тулысы белән тапшыра, яисә берничә сынауны тапшырып калган сынауларга Бердәм Дәүләт Имтиханнары (БДИ) нәтиҗәләрен күрсәтә алалар. Шул ук вакытта  Бердәм Дәүләт Имтиханнары (БДИ) нәтиҗәләрен югары уку йорты билгеләгән барлык сынаулар буенча да тапшырырга мөмкин. Алдарак мондый мөмкинчелек юк иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International