Россия Федерациясенең административ хокук бозу Кодексына үзгәрешләр кертелде - муниципаль контроль органнарының тәләпләрен үтәмәгән өчен администатив җаваплылык каралган.
Шулай Россия Федерациясенең административ хокук бозу Кодексының 19.4 статьясының 1 нче бүлеге нигезендә муниципаль контроль органының вазыйфаи затының законлы боерыгын яисә тәпләрен үтәмәгән очракта кисәтү яисә административ штраф салу каралган: гражданнарга 500 сумнан 1000 сумга, вазыйфаи затларга – 2000 сумнан 4000 сумга кадәр.
Шулай ук муниципаль контроль органының вазыйфаи затының тикшерү буенча башкарган законлы эшенә комачаулык иткән яисә мондый тикшерүдән качып йөргән өчен Россия Федерациясенең административ хокук бозу Кодексының 19.4,1 статьясының 1 нче бүлеге нигезендә административ штраф салу каралган: гражданнарга 500 сумнан 1000 сумга, вазыйфаи затларга – 2000 сумнан 4000 сумга, юридик затларга - 5000 сумнан 10 сумга кадәр.