Сыйфаты начар булган товар саткан сатучыларга яңа тәләпләр

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
 

Агымдагы елның 1 июленнән «Сатып алучыларның хокукларын саклау» Законының 26 нчы мәтьдәсе 6-нчы бүлек белән тулыландырылды.  Законнга кергән өстәмә нигезендә кулланучы товарны кредит яисә заем хисабына сатып алган очракта сатучының яңа өстәмә  бурычлары барлыкка килде. Товарның сыйфаты начар булу сәбәпле кулланучы сатып алынган товарны кире кайтарган очракта сатучы товар өчен алынган акчадан тыш кредит яисә заем килешүе буенча түләнелгән процентларны да кире кайтарып бирергә тиеш. Әлеге өстәмәләр  «Сатып алучыларның хокукларын саклау» Законына, 1 июльдән көченә керүче 356-ФЗ номерлы Федераль Закон белән кертелде.

Әлеге тәртип кулланучы товарны махсус оешмалардан (банк яисә башка кредит учреждениясе) алынган кредит яисә заем акчаларына сатып алган очракта гына кулланыла, Моның өчен ваклап сатып алу килешүе белән беррәттән кулланучы кредит килешүе яисә заем килешүе  дә төзергә тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International