Халык арасында патриотик һәм гражданлык хисләрен тәрбияләү максатыннан Россияның Дәүләт флагын һәм гимнын киңерәк куллану турындагы Закон кабул ителде.
Яңа өстәмәләр нигезендә Дәүләт флагы даими рәвештә барлык гомуми белем бирү учрежденияларының биналарында эленеп торырга яисә учреждения территорияләрендә урнаштырылган булырга тиеш. Шулай ук флаг, барлык белем бирү оешмалары тарафыннан оештырылган төрле массакүләм чаралар вакытында (ш.и. спорт ярышлары), күтәрелергә (урнаштырылырга) тиеш.
Моннан тыш барлык гомуми белем бирү оешмаларында яңа уку елы башланган көнне беренче дәрес башланыр алдыннан Дәүләт гимны башкарылырга тиеш. Шулай ук дәүләт яисә муниципаль бәйрәмнәр уңаеннан гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан уздырылган бәйрәм чараларында да Дәүләт гимны яңырарга тиешле.
Мәҗүри рәвештә Дәүләт гимны башкарылуы дәүләт яисә муниципаль органнар карары нигезендә куелган памятникларны, истәлек знакларын ачу тантаналарында каралган. Шулай ук гимны башкару, дәүләт яисә муниципаль бәйрәмнәр уңаеннан оештырылган җыелышларны ачу һәм төгәлләү вакытында, каралган.
Әлеге үзгәрешләрне кертү караган Федераль Закон үз көченә агымдагы елның 1нче сентябреннән керә