Үзара салым

2014 елның 12 августы, сишәмбе

Нөнәгәр авыл җирлегенең Чутай авылында халыктан җыелган үзара салым акчасына Салих Сайдашев урамына ремонт ясалды, вак таш түшәлде, су агу өчен канау казылды.

Авыл узәгеннән мәктәп һәм балалар бакчасына бара торган  бу урам бик начар хәлдә иде. Язгы, көзге чорда урамнан йөрү аеруча кыенлаша иде. Урамга ремонт кыска срокларда, яхшы итеп башкарылды. Ремонт эшләрен: 7-11август  көннәрендә «Балтасиагрохимсервис» оешмасы башкарды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International