Халыкара Мәктәп укытучылары фестивале

2014 елның 12 августы, сишәмбе
 

2014 елның 11-14 августында Алабуга шәһәрендә Казан федераль университетының Алабуга институты базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында V Халыкара Мәктәп укытучылары фестивале узачак. Ел саен бу чарага республикадан, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән үзләренең белеме белән уртаклашырга теләге, яңа белемнәргә ия булырга теләгән 200-дән артык укытучы катнаша. Фестиваль ачылу тантанасы 12 августка планлаштырылган. Фестивальдә катнашучылар өчен мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар һ.б. оештырылачак.

Безнең районнан бу мөһим чарада Норма урта мәктәбе чит ил телләре укытучысы Садыйкова Г.Р., Чепья урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Салахов Л.Г., Салавыч куппрофилле лицейның  инглиз теле укытучысы Калимуллина Х.Р., Карадуган урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Аюпова Г.С., Балтач урта мәктәбенең тарих укытучысы Бадгиев Р.М. катнашакчалар.

Мөгалимнәребезгә үз белемнәрен тагын да камилләштерүне һәм кызыклы очрашулар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International