Татар теле һәм әдәбият укытучыларының VI Бөтенроссия җыены

2014 елның 12 августы, сишәмбе
 

10 нчы августан 13 нче августка кадәр Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган этнокультур (татар) юнәлеше буенча белем бирү учрежденияләренең татар теле һәм әдәбият  укытучыларының VI Бөтенроссия җыены үтә. Җыен кысаларында милли мәгарифнең үсеше, туган телне һәм әдәбиятне инновацион укыту юнәлеше, белем бирүдә төрле милләт мәдәниятләренең үз ара  аралашу принципларын тормышка ашыру, милли мәгарифнең үсеш юнәлешендә милли-мәдәни автономияләрнең һәм хакимият органнарының үзара хезмәттәшлек проблемалары һәм сораулары каралыр дип планнаштырыла.

Җыен әшендә милли мәгариф буенча Балтач башкарма комитетының мәгариф идарәсе методисты Ф.Т.Сабирова, Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбият  укытучысы - районның методик берләшмәсе җитәкчесе Н.М.Идрисова катнаша.

Әлеге жыен кысаларында 11 август көнне пленар утырыш үтте, утырышта безнең районнан Сосна төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбият  укытучысы Г.Ф.Валиева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International