Әтнә авылында яшәүче Минсылу Гыйзатулла кызы Гыймадиевага 10 август көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Пыжмара авыл җирлеге исполком җитәкчесе урынбасары Гөлсинә Фазылова, «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗиповлар изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Бүгенге көндә Минсылу апа улы семьясында яши.