Петрова Вера Тимофеевнага 9 август көнне 95 яшь тулды

2014 елның 12 августы, сишәмбе

     Чепья  авылында  яшәүче сугыш ветераны  Петрова Вера Тимофеевнага 9 август көнне 95 яшь тулды.  Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Чепья  авыл җирлеге башлыгы   Азат Нотфуллин, «Активист» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Владимир Семеновлар  юбилярны котлап, изге теләкләрен   җиткерделәр.  Президен тВ.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.   Бүгенге  көндә Вера Тимофеевна  оныгы белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International