Җәй ул ял һәм маҗаралар чоры

2014 елның 12 августы, сишәмбе

Җәй ул ял һәм маҗаралар вакыты. Балтач районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге елдагыча район “Романтик” лагере базасында спорт сөюче һәм сәләтле балалар өчен ял оештырды.

         «Наз» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 2014 нче елның           8 августында балаларның күнекмәләрен үстерү, психологик культураларын күтәрү максатыннан районыбызның “Романтик” лагерендә булып кайттылар. Алар балаларга “Кызыксыну буенча түгәрәкләр” дип исемләнгән чара тәкъдим иттеләр. Төрле юнәлештәге эш башкару аша белгечләр балаларның яраткан эш төрләрен билгеләргә тырыштылар, эмоциональ халәтләренә диагностика үткәрделәр, рәсемнәрне пластилин белән буярга һәм күләмле рәсемнәр ясарга  тәкъдим иттеләр. Балалар сөенеп барлык төр эшләрдә дә актив катнаштылар.

         Бирелгән эшләрен тәмамлаган балалар белгечләр алып килгән күңелле фото-тактада сурәткә төшә алдылар. Әлеге сурәтләр һәркемнең дә күңелен күтәрделәр.

         Көн күңелле һәм файдалы үтте. Ял итүчеләр белгечләргә рәхмәт әйттеләр һәм уңышлар теләп озаттылар.

 

Социаль педагог

Салахова Г.Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International