Baltasi Summer Cup мини-футбол буенча турнир

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
 

Агымдагы елның 18 июленнән башлап 9 августка кадәр ирләр арасында Baltasi Summer Cup дип аталган мини-футбол буенча турнир булып узды.  Бөтенроссия физкультурниклар көне уңаеннан 9 август көнне бу ярышларның финал өлеше оештырылды. Әлеге турнир яңа гына сафка баскан мини-футбол уйнау өчен төзелгән спорт майданчыгында оештырылды.  

3-4 нче урыннар өчен уенда Саба районы Шәмәрдән бистәсеннән «Яшьлек» командасы 5:1 исәбе белән  Балтач бистәсеннән «Аякс» командасын җиңүгә иреште.

1-2 нче урыннар өчен уенда Норма авылыннан яшь һәм амбициоз «Виктория» командасы Балтачтан «Гимназия» командасын 6:1 исәбе белән бирелергә мәҗбүр итте.

Финал уеннарыннан соң призер командаларны һәм иң яхшы уенчыларны бүләкләү церемониясе булып узды. Җиңүчеләрне район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Загидуллин котлады. Бөтенроссия физкультурниклар көне уңаеннан һәм мини-футбол уенын үстерүгә керткән өлешләре өчен Гатауллин Тимур һәм Каримов Ленар рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Призер командалар, иң яхшы дип табылган уенчылар  район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлегенең грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде, ә «Виктория» командасына өстәмә күчмә кубок да тапшырылды.

 

1 нче урын -  Норма авылыннан «Виктория» командасы;

2 нче урын – Балтач бистәсеннән «Гимназия» командасы;

3 нче урын - Саба районы Шәмәрдән бистәсеннән «Яшьлек» командасы;

4 нче урын - Балтач бистәсеннән «Аякс» командасы.

Турнирның иң яхшы уенчысы – Галиуллин Ильназ («Виктория» командасы):

Көндәшләре капкасына 20 туп керткән Кирилов Владимир («Аякс» командасы) иң яхшы бомбардир дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International