10 август көнне Балтач бистәсе пляж воллейболы Үзәгендә район беренчелегенә хатын кызлар арасында пляж воллейболы ярышлары булып узды. Ярышлар барышында барлыгы 7 команда көч сынашып, финишка 4 команда килеп җитте, һәм үзара уйнап призлы урыннарны бүлештеләр.
1 нче урында – Кенә төп мәктәбе командасы;
2 нче урында Балтач урта мәктәбе командасы;
3 нче урында Карадуган авыл җирлеге командасы;
4 нче урында Кенә авылы командасы.
Исегезгә төшерәбез, 7 августтан башлап шундый ук ярышлар ирләр арасында да башланып китте. Барлыгы 10 команда көч сынаша.