Агымдагы елның 7 август көнне Балтач бистәсенең «СМУ» микрорайоннында «Факел» яшьүсмерләр клубы хезмәткәрләре тарафыннан «Дус ишек алды» проекты кысаларында «Онытылган уеннары кире кайтарыйк» дип аталган чара уздырылды. Чарада 30-дан артык бала катнашты.
Чара барышында «Ком белән дуслаш» конкурсы үткәрелде. Конкурс вакытында балалар тату бер коллективка тупланып, киң фантазия үрнәкләре күрсәтеп зур кызыксыну белән комнан төрле сыннар эшләделәр.
Соңыннан балалар шатланышып бүгенге көндә онытылып барган «Светофор», «Суык – кайнар», «Бозык телефон», «Качышлы» һәм башка төрле уеннар уйнадылар.