«Наз» социаль тернәкләнү бүлекчәсендә ял итүче мөмкинлекләре чикле кешеләр, «Социаль туризм» программасы буенча Арча районы Кырлай авылында урнашкан Г.Тукай музеена сәяхәт кылдылар. Монда шагыйрьнен тормыш юлын чагылдырган язмалар, шигырь китапларын күрергэ мөмкин иде. Сәяхәт ахырында мөмкинлекләре чикле кешелэр музей коллективына рәхмәтләрен белдерделәр.