Агымдагы елның 8 август көнне сәгать 9.00-да Татарстан Республикасы икенче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы утыз беренче утырышы булып узды.

2014 елның 8 августы, җомга
 

Агымдагы елның 8 август көнне сәгать 9.00-да Татарстан Республикасы икенче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы утыз беренче утырышы булып узды. Утырыш эшендә Балтач район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, район Советының, район башкарма комиетының жаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы предприятиясе, чакырылган оешма, учреждения җитәкчеләре, дин әхелләре, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп директорлары катнашты.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр тикшерелде:

 1. Балтач муниципаль районының 2014 елның 1-нче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре,  урта  һәм кече бизнесның торышы турында  доклад белән Балтач район башкарма комитетының икътисад һәм прогнозлаштыру бүлеге җитәкчесе Закиев А.Н. чыгыш ясады;

2. Район бюджетының 1-нче ярты елга үтәлеше турында доклад белән Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – финанс-бюджет палатасы рәисе Р.М.Ильясов чыгыш ясады;

3. Районның гомуми белем бирү учрежденияләренең яңа уку елына әзерлекләре турында доклад белән Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе А.Ю.Закиева чыгыш ясады.

Югарыда тикшерелгән һәр-бер мәсьәлә буенча район Советының тиешле карары кабул ителде. Карарлар белән районның рәсми сайтының «Норматив документлар» бүлегендә таныша аласыз.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International