Балтач район Советы Президиумының чираттагы утырышы

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
 

Бүген сәгать 10.00 район Балтач район Советы Президиумының чираттагы утырышы булып узды. Утырыш бырышында  Балтач район Советының чираттагы сессиясенә чыгаралачак мәсьәләләр тикшерелде.

Татарстан Республикасы икенче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы утыз беренче утырышы агымдагы елның 8 августына сәгать 9.00 билгеләнде. Утырыш район башкарма комитеты бинасының утырышлар залында узачак.

Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:

1. Балтач муниципаль районының 2014 елның 1-нче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре,  урта  һәм кече бизнесның торышы турында.

2. Район бюджетының 1-нче ярты елга үтәлеше турында.

3. Районның гомуми белем бирү учрежденияләренең яңа уку елына әзерлекләре турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International