Чепья авылында яшәүче Захарова Анисия Ивановнага 3 август көнне 90 яшь тулды. Балтач
муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге
җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина,
Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен
җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы,
соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Анисия апа тормышыбызның иминлеген, тынычлыгын саклаучы, чәчәк кебек вакытында ут эчендә ил өчен көрәшеп, җир йөзенә яшәү яме бүләк итүче, мөхтәрәм кешеләрнең берсе.
Сугыш беткәннән соң гомере буе авыл җирлегендә хисапчы булып эшләгән. Бүгенге көндә берялгызы яши.