Бөрбаш авыл җирлегендә 28 нче июльдән 1 августка кадәр чисталык атналыгы кысаларында җыештыру өмәсе үткәрелде. Бөрбаш авыл җирлеге территориясенә кергән юл буйларының, мәктәп, балалар бакчасы, клуб, оешмалар, сәүдә нокталарының, хужалыкларда чүп-үләннәрдән чистарту эшләре алып барылды.