«Яшьләр коррупциягә каршы» акциясе

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
 

25 июль көнне «Романтик» балаларның җәй ял итү лагерендә Балтач муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Э.Ф.Гарипова, район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге житәкчесе Р.Р.Загидуллин, яшьләрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында «Яшьләр коррупциягә каршы» дип аталган акция булып узды.

Акциянең төп максаты – яшьләрнең игътибарын коррупция мәсьәләренә юнәлдерү, аларның хокуки белемнәрен күтәрү һәм коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә актив гражданнар позициясенә ия булган яшьләр җәмгыяте төзү, чөнки коррупция барлык дәүләт алдында торган иң зур проблемаларның берсе булып тора.

Чара барышында Гарипова Энҗе тарафыннан балалалар белән «Нәрсә ул коррупция», «Коррупциянең билгеләре, килеп чыгу сәбәпләре» темаларына әңгәмә үткәрелде. Соңыннан балалар белән әңгәмә вакытында аларның коррупция турында белгәнәре, коррупция очраклары белән очрашу һәм кооруппциягә каршы көрәш ысуллары турында сорашулар үткәрелде. Барлык чарада катнашкан балаларга акция символикасы белән сувенир продукция өләшенде.

Әңгәмә вакытында балалар бу мәсьәләдә үзләренең хәбәрдәр булганнарын күрсәттеләр һәм коррупциягә каршы көрәшнең нихәтле әхәмияткә ия булганын аңлаганнарын расладылар.

Балалар тарафыннан шулай ук рәсем форматында коррупциягә каршы көрәш проектлары да тәгъдим ителде. Кичә  «Күңелле стартлар» ярышы белән төгәлләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International