Нөнәгәр авылында яшәүче Мәймүнә Салихҗан кызы Салихҗановага 24 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, авыл хуҗалыгы житештеру кооперативы «Кызыл юл» баш экономисты Фәйрузә Сәгзетдиновалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Мәймунә апа гомере буе колхоз эшендә эшләгән. Бүгенге көндэ берялгызы яши.