Агымдагы елда Балтач бистәсенең «Западный» микрорайонында 5-нче номерлы Балтач балалар бакчасы эшли башлаячак дип көтелә. Кулланышка тапшырылачак бу объект «Электрон балалар бакчасы» дип аталган автоматлаштырылган информацион системага кертелгән инде.
Ата-аналар игътибарына! 2014 елның 1 августыннан Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе, электрон чиратта торып алдан сайланган балалар бакчасын яңага үзгәртергә телесә, яисә баланы яңа 5-нче номерлы балалар бакчасына күчерәсе килгән очракта «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган информацион системасында яңадан теркәү үтергә кирәклеге турында игълан итә.
Баланы электрон чиратка куярга җыенган ата-аналар яңа 5-нче номерлы балалар бакчасын сайларга уйлаган очракта район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итү сорала. Мөрәҗәгать итү өчен адрес. Балтач бистәсе Ленин урамы 68 йорт, 5-нче кабинет. Кабул итү һәр көнне сәгать 8.00 дән кичке 17.00 кадәр, шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш.