Дәүләт теркәү кадастр hәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең эшчәнлеге турында доклад белән, ведомстованың төп күрсәткечләрен яктыртып, идарә җитәкчесе урынбасары Альберт Хәйретдинов чыгыш ясады.
Агымдагы елның ярты ел дәверендә идарә тарафыннан 386 мең теге яисә бу теркәү эше башкарылган, ш.и. 50 % -ты торак буенча, 37 % - ты җир кишәрлекләре буенча, 12 %-ты торак булмаган башка төрле биналар буенча.
Узган ел белән чагышырганда теркәү эшләре Аксубай (105% ка), Мөслим (32% ка), Питрәч (28 % ка), Баулы (26 % ка), Әтнә (21,7 % ка), Менделевск ( 18 % ка), Лаеш (11 % ка) районнарында күберәк башкарылган.
2014 елда ипотека буенча салынган йортларны теркәү күләме шактыйга артты. Шулай 1-нче яртыеллыкта 45267 шундый теркәү башкарылган, бу 11 % ка күберәк. Үсеш лидерлары – Аксубай, Әгерҗе, Норлат, Мөслим районнары.
Агымдагы елда 20 %-ка төзелештә өлешле катнашу килешүләре теркәүләре артты. Тулаем узган елда 6805 шундый килешү теркәлде, чагыштыру өчен 2013 елның 1-нче яртыеллыгында 5651 килешү теркәлгән иде. Лидерлар – Казан – 4895 килешү, Яр Чалы – 1343, Әлмәт – 147, Яшел Үзән – 126 һәм Питрәч районы – 143 килешү.
«Дача аминистиясе» программасы гамәльгә кергәннән бирле (1.09.2006 ел) барлыгы 646310 хокук акты теркәлгән, шуның 17856-сы агымдагы елның 1-нче яртыеллыгында. «Дача аминистиясе» программасы буенча хокуларны теркәү лидерлары – Тукай районы – 1445, Әлмәт районы – 1133, Биектау районы – 733, Лаеш районы – 687 һәм Яшел Үзән районы- 624.
2014 елның 1-нче яртыеллыкка җирле үзидарә органнары тарафыннан учетка куелган күпбалалы гаиләләр саны 26311 җитте һәм ш.и. 16090 сы үзләренең җир хокукларын рәсми теркәгәннәр. Күпбалалы гаиләләргә бирелгән җир кишерлекләрен иң күп теркәүне түбәндәге районнарда башкарганнар: Яр Чалы – 1993, Казан – 1336, Әлмәт – 1153, Түбән Кама – 883, Кукмара – 737, Арча – 613.
Барлыгы 2014 елның 1-нче яртыеллыгында идарә тарафыннан төрле затларга 239741 данә мәгълүмәт бирелгән, шулардан 49,8 %-ты электрон рәвештә, калган 50,2 %-ты кәгазьләтә. Электрон рәвештә бирелә торган мәгълүмәт 6,7 %-ка арткан.
Дәүләт җир күзәтчелеге юнәлешендә барлыгы 9003 тикшерү үткәрелде, 5037 җир мәсьәләләре буенча гамәльдәге законнарны бозу очраклары ачыкланды, шуларның 41 %-ты җирләр белән тиешле рөхсәт кәгазьләрсез кулану, 31 %-ты җирне максатчан кулланмау, 4% -ты контроль органнары тарафыннан язылган предписанияләрне үтәмәү, 4 %-ты штрафларны түләмәү һәм 20 % -ты төрле закон бозу очракларына туры килә. Закон бозучыларга идарә тарафыннан 6 млн. сумнан артыгырак административ штраф салынды.
Отчет датасына Идарә тарафыннан федераль бюджетка 374,81 млн. Сум, республика бюджетына 4,63 млн. сум керем тәэмин ителде.
Агымдагы елның 1 –нче яртыеллыгында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты тарафыннан бүленеп бирелгән финанс чыгымнары хисабына Актаныш, Арча, Балтач, Баулы, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Норлат Ютазы районнарында күпфункцияле үзәкләрне урнаштыру буенча ремонт эшләре төгәлләнде,
Идарәнең Әтнә районындагы бүлеген урнаштыру максатыннан бу районда яңа бина салу буенча эш дәвам итә. Федераль акчалар хисабына Минзәлә бүлегендә ремонт эшләре төгәлләнде.
Альберт Хайрудинов шулай ук Идарәдә электрон теркәү системасына күчү, рәсми документларны электрон рәвешкә күчерү, электрон архив булдыру буенча башкарылган эш турында азсызыклап әйтеп үтте.