Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә агымдагы елның 22 июль көнне кадастр инженерлары өчен “Межа планнарын әзерләгәндә туган кыенлыклар, XML-файллар белән эшләүнең 4-нче версиясе һәм гәмальдәге законнарга кертелгән үзгәрешләр» турында семинар уздырылды.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең җитәкчесе урынбасары Артме Костин, Татарстан Республикасы буенча Федераль кадастр палатасының житәкчесенең урынбасарлары – Юлия Шпатилова, Алина Камартдинова һәм Эльза Гайнутдиновалар катнаштылар.
Семинар барышында гамәльдәге законнарга кертелгән күп санлы үзгәрешләр турында сөйләнелде, күп санлы сорауларга җаваплар бирелде.