Агымдагы елның 22 июль көнне Балтач муниципаль районында кыска вакытлы эш сәфәре белән Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Николаевич Погодин булып китте. Аның тарафыннан үткәрелгән киңәшмә эшендә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Р.И.Шакиров, авыл җирлеге башлыклары катнаштылар. Хәрби комисарның эш сәфәренең төп максаты 18 яшьтән 40 яшькә кадәр булган гражданнарны контракт нигезендә хәрби хезмәткә җәлеп итү шартлары белән таныштыру.
Бу мәсьәләдә кинәшмәдә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе полковник Эдуард Илгиз улы Тимирбулатов эчтәлекле чыгыш ясады һәм күпсанлы сорауларга җавап бирде.