Ярдәм кулы сузыйк

2014 елның 22 июле, сишәмбе
 

Украинада нәрсәләр майтарылганы беркем өчен дә сер түгел. Күп кенә гаиләләр үзләренең туган якларын калдырып башка илләргә чыгып китәргә мәҗбүр. Татарстан да читтә калмый. Балтач районы да күчеп килүчеләрне үзенә сыендыра башлады. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Барлык райондашларны да кеше кайгысына битараф калмыйча ярдәм кулы сузарга

чакырабыз! "Хәйрия "пункты Украина халкы өчен кием - салым, ашау ризыклары, урын-җир

кирәк-яраклары җыя.

Акциядә актив катнашып, мәрхәмәтле булыйк! Белешмәләр өчен телефон:

2-55-05; 2-65-05.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International