Фекла Туктаровна Туктарованың 100 яшьлек юбилее

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
 

  Тагашур авылында  яшәүче Фекла Туктаровна Туктаровага 21 июль көнне 100 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы   Азат Нотфуллин,  җаваплылыгы чикләнгән «Труд» җәмгыяте баш инженеры  Рафаил Гыйлманов, Чепья ветераннар советы җитәкчесе Петр Чернов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

   Фекла Туктаровна гомере буе колхоз эшендә эшләгән, Балтачка җәяү йөреп бригадирлыкка укыган, окоп казу, Сусленгерда урман кисү эшләрендә катнашкан һәм башка күптөрле авыр хезмәт башкарган. Фекла апа бүген абыйсының кызы Галина һәм улы Вячеслав тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International