Сәрвәр Мөһетдин кызы Шакированың 90 яшьлек юбилее

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
 

  Норма авылында  яшәүче Сәрвәр Мөһетдин кызы Шакировага 15 июль көнне 90 яшь тулды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башлыгы   Фәнил Кәлимуллин, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, җаваплылыгы чикләнгән «Тимирязев» җәмгыяте белгече  Наил Мәрдәновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

   Кайда гына эшләргә туры килми Сәрвәр апага: сепарат тотучы вазыйфасын башкарырга да, яшелчә агуларга йөрүләр дә, бригадта эшләүләр дә. Кызы Рузалия апа: «Әниебез аш-суга бик оста иде, кечкенә чагымда аның белән амбарда ипи пешереп, эшчеләргә ашарга алып чыгу истә калган», — дип сөйли. Бүгенге көндә Сәрвәр апа төп йортта яшәүче улы Рәис белән килене Роза тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International