Балтач җирлегендә яшәүче Нәгыймә Хәйрулла кызы Гыйләҗевага 15 июль көнне 90 яшь тулды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нурия Зарипова, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, җаваплылыгы чикләнгән «Кара-куль» җәмгыяте директоры Фирдәүсә Фәрхетдиновалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм шәһәр җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Нәгыймә апа 9 ел «Алга» колхозында трактор йөртүче булып эшли. Аннан 19 ел гомерен меховойда эшли, 10 елын дежуркада техничка вазыйфасын башкара. Бугенге көндә улы Илсур, килене Роза тәрбиясендә 8 оныкка, 9 оныкчыкка кадерле әби, хөрмәтле дәү әни булып яши.