Файдалы ял

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
 

“Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Файдалы ял” программасы буенча җәйге ял чорында, яшүсмер балалар белән актив эшчәнлек алып баралар. 

            Шул уңайдан 15 июль көнне, Карадуган җирлеге Арбаш авылында чираттагы чара узды. Чарада барлыгы 40 бала катнашып яңа төр уеннар, санамышла өйрәнделәр. Балалар күңеленә “Үрдәк атыш”, “Балык тоту”, “Тәңкә салыш” уеннары хуш килде.

            Шулай ук, чара барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аларга буклетлар, искәрмәләр таратылды.

            Барлык катнашучыларга бүләкләр, баллы мамык таратылды. Чараның иганәчеләре: шәхси эшмәкәрләр Ф. Исхаков һәм Ә. Шәриповлар.

            Мондый чаралар башка авылларда да үткәрелер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International