“Яшь гаилә” клубының чираттагы очрашуы

2014 елның 8 июле, сишәмбе
          2012 елдан Балтач ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә” клубы эшләп килә. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан “Яшь гаилә” клубының чираттагы очрашуы булды. Бу чарага озак еллар ЗАГС бүлеген җитәкләгән, бүгенге көндә район хатын-кызлар советын җитәкләүче Фирая Котдус кызы Хәкимҗанова яшьләргә гаилә тормышының серләрен, үзенең киңәшләрен сөйләп узды. Район социаль яклау үзәге психологлары парларга төрле тренинглар, тестлар үткәреп, яшьләргә матур теләкләрен юлладылар. 

Балтач бистәсенең Никахлар теркәү бүлеге каршында 8 нче июль көнне Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган “Яшь гаилә” клубы утырышы уздырылды.

Очрашуда Яңгул авылыннан, 62 ел матур итеп гомер иткән, Габделбари һәм Нәзифә Габделбариевлар һәм  никахлашуга гариза биргән яшь парлар катнашты. Балтач башкарма комитеты урынбасары Илһам Гайнетдинов тантаналы рәвештә өлкән парга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип исемләнгән медаль тапшырды. Чарага №2 балалар бакчасы нәни артистлары көче белән башкарылган  концерт номерлары күңелне күтәрде. Нәзифә апа һәм Габделбари абый тату гаилә тормышы серләрен ачтылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

            Яшьләр өчен “Наз” Үзәге психологы Энҗе Корбанова һәм социаль  педагог Фирүзә Исхакова “Ышаныч” исемле профилактик занятие уздырдылар. Һәркем кызыклы күнегуләрдә катнашты, борчыган сорауларына җавап, киңәшләр  алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International