Кургем авылында яшәүче Фекла Владимировна Халтуринага 3 июль көнне 90 яшь тулды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Асхадуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиевалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Фекла Владимировна 35 ел мөгаллимлек иткән юбиляр. Анын тормыш иптәше Григорий Семенович та укытучы булган. Балалары да әти-әниләренең хезмәт юлын дәвам иткән. Оныкларның да күбесе шушы һөнәрне сайлаган. Газиз кешеләренең гомер бәйрәменә дә барысы бердәм булып төп нигезгә җыелганнар.