26 июнь – дөньякүләм әһәмияткә ия булган бәйрәм - халыкара наркомания белән көрәш көне дип билгеләп үтелә. Һичшиксез наркомания бүген дөньяда иң куркыныч чирләрнең берсе булып тора һәм бар халыклар да бу заман чирен җиңү максатыннан берләшергә тиешләр. Шушы максаттан чыгып та дөньяның, илебезнең төрле пычмакларында наркомания каршы төрле профилактик чаралар үткәрелә.
Безнең районда да бу көнгә багышланып агымдагы елның 26 июнь көнне «Романтик» балалар ял итү лагерендә наркоманияга каршы көрәш берайлыгы тамалануга багышланган чара үткәрелде.
Чарада район прокурорының урынбасары Ф.Г.Шарифуллин, район мәгәриф идарәсе җитәкчесе А.Ю.Закиева, районның балигъ булмаган балалар эше һәм аларның хөкуларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Г.Р.Габдрахманова, полиция инспекторы Л.М.Шакирова, халыкны социаль яклау бүлеге, мәдәният бүлеге, яшьләр һәм спорт бүлеге белгечләре катнаштылар. Чарада шулай УК 127 дән артыгырак балигъ булмаган бала катнашты.
Югырада әйтеп кителгән чара барышында наркоманияга каршы көрәш буенча төрле лекциялар яктыртылды, рәсем конкурсы уздырылды, төрле буклет, флаерлар таратылды. Яшьләр һәм спорт бүлеге белгечләре тарафыннан сәләмат яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан күңелле стартлар бәйгесе уздырылды, ә мәдәният бүлеге тематик концерт программасы белән чыгыш ясады һәм «флешмоб» оештырды. Ярышларда катнашкан барлык җиңүчеләргә дә грамотлар тапшырылды. Кичен яшьләр өчен дискотека оештырылды.
Үткәрелгән бу мөһим чара киләчәктә балаларыбызга бу заман чиренә ияреп китмәскә булышыр дип уйлыйбыз һәм сәләмат яшәү рәвешен өстен куеп тәрбияленүләрен телибез.