Кариле авылында яшәүче Галия Гайнулла кызы Гайнуллинага 1 июль көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирзянов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Фәнил Кәлимуллин, социаль хезмэт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Арча районынын «Ватан» агрофирмасы һәм Апаз җирле үзидарәсеннэн Фәнзилә Гыйлметдинова һәм Зәридә Газыймовалар изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Сугыш чорында Галия апа окоп та казый, урман да кисә, Арчадан орлык та ташый. Сугыш беткәч колхозда атлар карый. Энесе Рашит, аның тормыш иптәше Рәмзия тәрбиясендә яшәүче Галия Гайнуллина юбилей белән тәбрикләргә килүчеләрне зур рәхмәтләр белән каршы алды.
Аеруча хөрмәт белән тәрбияләгән Рашит белән Рәмзиягә изге теләктә булуын әйтте. Җитәкчеләрнең өлкән кешене онытмауларына да ихластан сөенде.