Гәззабану Хаҗи кызы Габделганиеваның 90 яшьлек юбилее

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
 

Янгул  авылында  яшәүче Гәззабану Хаҗи кызы Габделганиевага 1 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирзянов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы   Ринат Гарипов, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина,  җаваплылыгы чикләнгән «Яңа тормыш» җәмгыятенең  кадрлар бүлеге мөдире Розалия Гыйлмановалар изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл жирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

  Гәззәбану әби  гомере буе колхозда эшли. Сугыш чорында хәтта ферма мөдире булып та тора. 

Колхозның төп тоткасы булган уллар, кызлар үстердем, - горурлана ана 5 баласынын һәрберсе мактаулы. Төп йортта улы Хәлим, килене Нурия белән гомер итүче Гәззәбану Габделганиева 90 яшьлек юбилеен хөрмәт-кадердә каршылавы барысын да сөйли кебек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International