Татарстан Республикасында 64 мең гектаргаякын файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланган.
2 июльдә ОАО «Татмедиа» бинасында Дәуләт теркәү, кадастр hәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашында «Татарстан Республикасынын авыл хуҗалыгы җирләренең мониторинг нәтиҗәләре» темасына багышланган пресс-конференция булып узды.
Пресс-конференция барышында җитәкче урынбасары - Артем Костин Татарстан Республикасының авыл хуҗалагы җирләренен монитринг нәтиҗәләре белән таныштырды.
2014 елда Татарстанда файдаланылмаган җирләр 64 мең га исәпләнелә. Шул җирләрнен 28,6 мең га артыгы юридик затларга hәм крестьян-фермер хуҗалыкларына, 11,8 мең га физик затларга, 11,6 мең га артыгы гомуми олешле милеккә, 9,6 мең га артыгы дәуләт милкенә, 3,1 мең га рәсмиләштерелмәгән хәм арендага бирелмәгән пай җирләренә туры килә. 2013 елда исә бу сан Республика буенча 54,5 мең га тәшкил иткән.
Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләреннән күренгәнчә, иң күп файдаланылмаган җир мәйданнары Питрәч (9876 га), Чистай (5029,5 га), Әгерҗе (4632,4 га) районнарында кузәтелә. Шулай ук Зәй ( 2013елда 569,4 га булса, 2014елда 1169 га), Яшел Узән (2013 елда-719,7 га булса, 2014 елда 1469,7 га), Мамадыш ( 2013 елда 523 га булса, 2014 елда 3386 га), Кама Тамагы (2013 елда 547,3 га булса, 2014 елда 1770 га) районнырында да әлеге җир мәйданнарынын саны артуы кузәтелә.
Арча һәм Кукмара районнарында 2013 елда файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләре теркәлмәгән булса, быел аларнын саны 469 һәм 1772 гә җиткән.
Идарәнең дәүләт җир инспекторлары хезмәте нәтиҗәсендә узган ел авыл хуҗалыгы җирләре кулланылышына 13 мең га артык ташланган җирләр теркәлгән.
Шуны да искәртеп узарга кирәк, тикшерүләр барышында идарә инспекторлары законсыз әшкәртелуче 228 карьерны ачыклаганнар, ә 2013 елда бу сан 254 тәшкил иткән.