Һәр елны Җөмһүриятебездә уза торган Тукай көннәре безнең Балтач җирлегеннән башланып китә. 22 апрель көнне Сасна Пүчинкәсендәге Бибимәмдүдә абыстай каберенә Тукай шагыйрьлеген дәвам иттерүче милләттәшләр килде. Бәйрәмебезне зурлап килгән яраткан язучыларыбыз Вакыйф Нуриев, Хатыйп Миңнегулов, Зиннур Мансуров, Рөстәм Закуанов, Луиза Янсуар, Хәнәфи Бәдыгый, Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлах, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Фәридә Шакирова, Энҗе Закировалар Тукай әнисе каберенә чәчәкләр куелып, рухына дога укылганнан соң Субаш авылы мәдәният йортында уздырылган «Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар. Бәйрәм сәхнәсендә мәртәбәле шагыйрьләребезнең шигырьләре яңгырады, алар җыр-биюләр белән аралашып барды. Кичә барышында районыбызның нәфис сүз осталары, Тукай көннәре уңаеннан район мәгариф, спорт һәм яшьләр бүлекләре, үзәк китапханә тарафыннан үткәрелгән төрле иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр бүләкләнде.
Кичәнең Тукайның туган телебезгә мәхәббәт белән сугарылган, үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләүче «Туган тел» җыры белән тәмамлануы, халыкның иң зур байлыгы, рухи хәзинәсе - аның туган теле икәнен тагын бер раслады.