Кырларда эш вакыты

2009 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
 
Язның тотрыксыз булуы яңа уңышка нигез салырга киртә булмады. Кыр эшләрен уңышлы гына башлап җибәргән Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә күпьеллык үләннәрне тәрбияләү эшләре кызу темплар белән бара. Ф.Гаязов 195 гектар, ә М.Идиятуллин 150 гектар җиргә ашлама кертте. Алар артыннан тырма агрегатларын иярләүче И.Нургалиев – 150, И.Һадиев 88 гектарда дым каплады.
Күпьеллык үләннәрне тукландыру бүгенге көннең иң төп бурычлары булып тора. “Алга” җәмгыяте механизаторлары да моның шулай икәнен яхшы аңлый. В.Иванов (147 гектар) ашлаган җирләр моңа дәлил булып тора. Күпьеллык үләннәрне тырмалау эшенә алынган егетлшр хезмәтенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Г. Галимуллин һәм Э.Шәйхиевның үз эшләрен намус белән башкарулары авылдашлары күз алдында.
Рәхимов исемендәге җәмгыятьтә күпьеллык үлән басуларына минераль сый кертү һәм тырмалау эшләре тулы күәткә бара. Күпьеллык үләннәрне тукландыруда Габделхәй Мөхәммәтшин агрегаты аеруча нәтиҗәле эшли. Аның исәбендә - 185 гектар. Ә хезмәттәше Габделбәр Вәлиев бу эшне 152 гектарда башкарып чыкты.
“Шушма”, Тимирязев исемендәге, “Алга”, Рәхимов исемендәге хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне тәрбияләүне районда иң беренчеләрдән төгәлләделәр. Алдынгылардан үрнәк алырлык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International