Нөнәгәр авылында Сабантуй узды

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Нөнәгәр авылында Сабантуй узды. Сабантуй бүләкләре авыл халкы һәм якташларның матди ярдәме белән алынды. Бәйрәмне авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ахметханов Альфред Захир улы оештырды. Уеннарны авыл мәктәбе укытучылары, балалар бакчасы тәрбиячеләре, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре, авыл җирлеге башкарма комитет хезмәткәрләре уздырды. Авыл күләмендәге чаралар уздыруга аеруча актив катнашучылар билгеләнеп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International