“Наркотикларсыз тормыш”

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
22 май көнне үзәк китапханәнең уку залында, районда игълан ителгән “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында,  Балтач урта мәктәбенең 8 Б, В сыйныфлары өчен «Үз гомереңнең кадерен бел!” дип исемләнгән ток-шоу узды. Чарага килгән кунаклар: халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Энҗе Васил кызы Корбанова һәм район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Миннехәй кызы Галиуллина яшүсмерләргә наркотикларның сәламәтлеккә гаҗәеп зур зыян салуын, кеше тормышын, язмышын бозуын үтемле дәлилләр белән аңлаттылар. Укучыларга әлеге четерекле проблеманы яктырткан видеоролик күрсәтелде, наркотик чоңгылына эләккәннәрнең көндәлегеннән гыйбрәтле өзекләр укылды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International